- тоташу
- (ТОТАШТЫРУ) – 1. Ике төркем, ике нәрсә бер яки берничә ноктада үзара орыну, ялгану (яисә шулай күренү). Янәшә, чиктәш нәрсәгә кушылу, янәшә булу 2. күч. Искесе яңага җитү, өзеклек булмау 3. Берегү, ябышу 4. Елгага, күлгә яки диңгезгә кушылу, кою (елга, инеш тур.) 5. Элемтә чарасы ярдәмендә бәйләнешкә керү 6. күч. иск. Берләшү, берлек хасил итү 7. күч. Берәр нәрсә белән бәйләнү 8. күч. Бер бөтен булу, эчке бер бөтен тәшкил итү тоташып китү. ТОТАШКАН САВЫТЛАР – физ. Аскы яктан бер-беренә тоташтырылган һәм сыеклык берсеннән икенчесенә күчә ала торган савытлар (мәс. чәйнек)
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.